Ирада Әюпова камаллыларга дәүләт бүләкләре тапшырды
Пәнҗешәмбе 30.12.2021
Бүген, 30 декабрьдә, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләү тантанасы мәдәният Министрлыгында узды.
Камал театры артистлары Раил Шәмсуаров, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Алмаз Гәрәев, Ирек Кашапов һәм Айгөл Миңнуллинага атказанган артист исеме тапшырылды. Реквизитлар цехы мөдире Разия Гәрәевага "Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре" исеме, ә тегүче Наилә Ваһаповага "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды.
Хезмәттәшләребезне уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз!