Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Будапешт шәһаренең Имре Мадача исемендәге Халыкара театр фестивалендә (MITEM, Madách International Theatre Meeting) катнаша. 23 апрельдә Венгриянең Милли театры сәхнәсендә камаллылар С.Гаффарова пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Килмешәк" спектаклен тәкъдим итәчәк.
Фестиваль программасында Бөекбритания, Сербия, Венгрия, Дания, Украина, Литва, Чехия, Германия, Португалия, Казахстан, Словакия, Франция, Швеция театрлары бар. Фестивальдә Россиядән Г.Камал исемендәге ТДАТ (Казан) һәм Вахтангов исемендәге театр (Мәскәү) чыгыш ясаячак.
Камал театры MITEM фестивалендә икенче тапкыр катнаша. 2014 елда әлеге фестиваль кысаларында Й.Фоссе пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Җәйнең бер көнендә" спектакле күрсәтелгән иде. Ә 2016 елны Венгриянең Милли театры «Бич божий» спектакле белән IV "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумында катнашты.
«Безнең өчен MITEM кебек данлыклы фестивальгә чакыру алу - зур горурлык, - ди театр директоры Илфир Якупов. - Һәм без "Килмешәк" спектакленең фестивальләргә еш йөрүенә бик шатбыз. Декабрьдә әлеге спектакльне Кытайда, февральдә Индиядә уйнадык. Менә хәзер чиратта Венгрия тора".
Фотогалерея