Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театрына - 115

Пәнҗешәмбе 16.12.2021

Кадерле тамашачылар! 22 декабрьдә татар театры туган көнен билгеләп үтә. 115 еллык юбилеебыз уңаеннан без сезнең өчен бик күп сюрпризлар әзерләдек.

1. Театрның сәхнә артына ЭКСКУРСИЯЛӘР
Сезне 10.00 һәм 12.00 сәгатьтләрдә көтеп калабыз. Экскурсияләрне Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова алып барачак. Билетлар kamalteatr.ru сайтында.

2. "БИЧАРА КЫЗ". Тамаша яңа "Шәрык клубы" комплексында күрсәтелә. Бу бик символик вакыйга. Чөнки беренче татар драматургы Габдрахман Ильясиның «Бичара кыз» пьесасы буенча куелган премьера, XX гасыр башында «Сәйяр» беренче профессиональ театр труппасы уйнаган тарихи "Шәрык клубы" залында тәкъдим ителә. Спектакль бәясенә интерактив комплекс буенча экскурсия дә керә (15.00 һәм 17.00). Билетлар сылтама буенча.

3. ТУРЫДАН-ТУРЫ ЭФИРЛАР! 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр нон-стоп режимында без сезнең өчен артистлар, режиссерлар, рәссамнар, блогерлар һәм театрның дуслары белән интервью әзерләдек. Бу көнне Вконтакте, Ютуб, Instagram да трансляцияләрне күзәтеп барыгыз. Эфирларның алып баручысы - Татарстаннын атказанган артисты Фәнис Җиһанша.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!