Артист, драматург. 1947 елның 18 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Бакырчы авылында туа. 1962-1966 елларда Казан театр училищесында укый. Укыганда Татар академия театрында спектакльләрдә катнаша. 1969 елда хәрби хезмәттән соң Татар дәүләт Республика күчмә театрында артист. 1981 елдан Татар академия театрында бер ел артист, аннан 2008 елга кадәр - әдәби бүлек мөдире.
Рольләре: Идел — «Зифа» (Н.Исәнбәт); Марсель — «Карлыгач канат кага», Марат — «Кайда соң син?» (Х.Вахит); Әсхәт — «Зөбәйдә — адәм баласы» (Ш.Хөсәенов); Габдерәшит — «Асылъяр» (М.Фәйзи).
Пьесалары: «Менә без дә үсеп җиттек», «Әллә өйләнергә инде?!», «Ни булган бу ирләргә?», «Пар канатлар», «Йөзек һәм хәнҗәр», «Зөләйха» (киносценарий) һ.б.
Г.Камал исемендәге театрда «Алмазбулат» (1981), «Ләйсән ире Хәсән» (1986), «Идегәй» (1994) куелган.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — 1996
Фотогалерея