Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры самолётта 3 мең чакрым араны үтеп Тыва Республикасы башкаласы - Кызыл шәһәренә килеп җитте.
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры самолётта 3 мең чакрым араны үтеп Тыва Республикасы башкаласы - Кызыл шәһәренә килеп җитте. Шәһәргә кергәндә аларны Тыва Республикасының Мәдәният Министрлыгы җитәкчесе - Министрның Беренче урынбасары Чигжит Виктор Сергеевич, Тыва Республикасының В.Кок-оола исемендәге Милли музыкаль-драма театрының баш режиссеры, Россиянең атказанган, Тыва Республикасының халык артисты Ооржак Алексей Кара-оолович һәм театр вәкилләре каршы алды. Гастрольләрдә барлыгы 50 кеше: артистлар, административ һәм техник состав катнаша.
Исегезгә төшерәбез, гастрольләр Россия Федерациясе Мәдәният Министрлыгының гастрольләр эшчәнлегенә булышлык Федераль үзәге ярдәме белән оештырыла һәм "Большие гастроли-2017" федераль программасы кысаларында уза.
Иртәгә, 18 август, 19.00 сәгатьтә Кызыл шәһәре тамашачылары Туфан Миңнуллин әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куелышында "Җанкисәккәем" спектаклен күрә алачаклар. Ә 19 август 19.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы "Банкрот" сатирик комедиясе тәкъдим ителә. Спектакльләр Тыва Республикасының В.Кок-оола исемендәге Милли музыкаль-драма театры сәхнәсендә күрсәтелә.