КАМАЛ ТЕАТРЫ АРТИСТЛАРЫ 171НЧЕ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ
Пәнҗешәмбе 15.02.2018
Бүген Казанның 171нче мәктәбендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов, Артур Шайдуллин һәм Фәннүр Мөхәммәтҗанов белән очрашу үтте. Әңгәмә барышында артистлар сәхнә осталыгы серләре белән бүлештеләр, артист һөнәрен ничек һәм ни өчен сайлаулары, иҗади эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Чара истәлекле бүләкләр тапшыру һәм автографлар алу белән тәмамланды. Әлеге очрашуда 30дан артык бала катнашты.