Дуслар!
Яңа ел бәйрәме алдыннан без Камал театры чыршысы янында төшкән иң оригиналь фотога конкурс игълан итәбез (чыршы театр фойесында урнашкан)! Альбомына үз фотосурәтеңне кертеп, аның астында иң күп +1 комментарийлар җыйсың, супербүләк - Камал театрының брендлы итекләре синеке булачак! Бер катнашучыдан бер генә фото кабул ителә.
Фотоконкурсның үткәрелү этаплары:
1. Декабрьнең 19сыннан 26сына кадәр Камал театры чыршысы янында төшкән фотосурәтне
альбомына кертү һәм фото астында комментарийлар җыю. Иң күп комментарийләр саны җыйган 10 фотосурәт конкурсның 2 этабына уза.
2. Декабрьнең 27сеннән 29ына кадәр театр төркемендә ачык тавыш бирү үткәрелә. Иң күп тавыш иясе булган фотосурәт
Камал театры итекләренә ия була! Театр администрациясе катнашучыларга махсус бүләкләр бирергә хокуклы (яңа ел календарьләре, бүләк сертификатлары һ.б.).
3. 30 декабрь - җиңүчеләрне билгеләү.
Барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз һәм бәйгедә уңышлар телибез!