КАМАЛ ТЕАТРЫ НӘҖИБӘ ИХСАНОВАНЫҢ ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕНӘ ЧАКЫРА
Чәршәмбе 14.02.2018
26 мартта 19.00 сәгатьтә Камал театрының Зур сәхнәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе үтә. Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр һәм актрисаның иҗатташ дусларыннан котлаулар. Кичәнең сценарий авторы Фәнис Җиһанша, режиссеры – Радик Бариев.БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843) 293-03-74
Аккредитация үтү өчен элемтә: pr@kamalteatr.ru, 293-83-18, 89274464542.