Камаллыларга ведомство бүләкләре тапшырылды
Сишәмбе 28.12.2021
Бүген, 28 декабрьдә, камаллылар ведомство бүләкләре белән бүләкләнде. Театрның 20дән артык хезмәткәре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтләре, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгеләре, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Мактау грамоталары, шулай ук Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең Мактау грамоталары һәм Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Хезмәткәрләребез белән горурланабыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!