касса театра
8 (843) 222-88-22язык сайта
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары - Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов һәм яшь артист Артур Шәйдуллин, шулай ук, театрның балетмейстры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова Казанның 122нче мәктәбе укучыларына мастер-класслар үткәрде. Күптән түгел, әлеге мәктәп укучылары һәм укытучылары И.Зәйниевның "Бию пәрие" спектаклен караганнар һәм, тамашадан бик тәэсирләнеп, спектакльне оештыручыларны очрашуга чакырырга булганнар.
Артистлар һөнәри осталыкларының серләре белән бүлештеләр, артистлык тормышларының ничек башлануы, алга таба ничек дәвам итүе хакында сөйләделәр, бию буенча мастер-класс күрсәттеләр. Алга таба очрашу сорау-җавап алышу, истәлекле бүләкләр бирешү белән дәвам итте. Чарада барлыгы 30 укучы катнашты.
Фотогалерея