Лабораториянең этаплары:
1. 20-31 июльдә лабораториядә катнашучылар исемлеге раслана.
2. 1-15 августта лекция-семинар интенсивы үтә. Әлеге этапта яшь авторлар белән Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы драматурглары үзләренең һөнәри осталыклары белән бүлешәчәкләр. Белем бирү рус һәм татар телләрендә online режимда (короновирус инфекциясенә каршы профилактик чаралар уздырылу сәбәпле) алып барыла.
3. 15 августтан 1 ноябрьгә кадәр катнашучылар, остазлары җитәкчелегендә, үз синопсислары буенча оригиналь пьесалар яза.
4. Пьесаларның иң яхшылары читкалар рәвешендә тәкъдим ителәчәк һәм
“Сишәмбе көн кич белән” проекты кысасында куелачак.
Тулырак мәгълүматне gulnur.gimatova@kamalteatr.ru почтасы яки түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: +7 962 563 99 32 (Нияз Рауфович), +7 927 033 22 30 (Гөлнур Фаутовна).
Өч ел элек без беренче тапкыр традицион конкурс урынына «Яңа татар пьесасы» бренды астында яшь авторлар өчен белем бирү модуле оештырдык. Атна дәвамында Россиянең һәм Татарстанның танылган драматурглары һәм филологлары пьесалар иҗат итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, ә аннары тагын берничә ай дәвамында онлайн-консультацияләр режимында яшь драматургларга аларның беренче әсәрләрен язарга ярдәм иттеләр. Уналты катнашучының җидесе лабораториянең читкалар рәвешендә оештырылган финалына җитте. Җиде яңа пьесадан өчесе Камал театры сәхнәсенә куелу өчен сайлап алынды. Шулай итеп Камал театрының яңа проекты – «Сишәмбе көн кич белән» туды, ә өч яңа пьеса (С.Гаффарованың «Парковка», Э.Гыйззәтованың «Ишекләр» һәм Г.Сәгыйтованың «Томан») өч өлештән торган зур спектакльнең нигезен тәшкил иттеләр. Нәтиҗә безне рухландырды. Без киләчәктә дә яшь авторларны куярга әзер.
Шулай итеп, быел Сез кабат башлап язучы авторлар өчен «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар иҗат лабораториясендә катнаша аласыз. Гариза тутырып, сез лабораториядә катнашучылар арасына эләгерсез, танылган драматургларда (М.Дурненков, Ю.Тупикина, Р.Зәйдулла) белем алырсыз, алар ярдәмендә беренче пьесаларыгызны язарсыз, ә без, үз чиратыбызда, аларга сәхнә тормышы бүләк итәргә әзер. Бүген, бөтен дөнья пандемиядән җәфа чиккән, тормышның көнкүреш һәм әхлакый нигезләренә башкача бәя бирелгән чорда, нәкъ менә яңа пьесалар, яңа темалар һәм образлар иҗат итү вакыты җитте. Сезне авырлыклар туктатырга тиеш түгел, алар бары тик Сезнең өчен илһам чыганагы гына булсыннар.
Фотогалерея