Театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр Марина Тимашева, Марина Токарева, Елена Дунаева, Николай Песочинский, Бахрушин музееның генераль директоры, премиянең Экспертлар советы рәисе Дмитрий Родионов — бөтен регионнардан 138 китапны бәяләделәр. Быелгы премиянең лонг-битенә театр хакындагы 22 китап керде, шорт-биткә 10 номинант сайланды.
Россиянең халык артисты, "Сатирикон" театрының сәнгать җитәкчесе Константин Райкин рәислегендәге жюри "Театральный роман" - 2020 Премиясе Лауреатларын билгеләде.
Лауреатлар арасында ТР Ибраһимов исемендәге Тел һәм әдәбият институтының сәнгать фәннәре докторы Солтанова Рауза Рифкать кызының «Сценография татарского театра: основные этапы, закономерности развития (ХХ г.башы–. ХХI г.)»(– Казан: «Казанская Недвижимость», 2019, ¬ 592 б.) китабы да бар.
Әлеге монография ватан театр сәнгате белеме өчен эшләнгән, этапларга бүленгән күләмле фәнни эш. Әлеге китапта, милли мәдәнияттә генә түгел, бөтенроссия театр мәдәниятендә мөһим урын алып торган татар театрының театраль-декорацион сәнгать үсеше баскычлары яктыртыла.
Р.Р. Солтанованың китабы хакында Премяның жюри әгъзасы, сәнгать фәннәре докторы Дмитрий Трубочкинның мәкаләсен укый аласыз. сылтама:
https://www.culture.ru/live/broadcast/12661/premiya-v-oblasti-literatury-o-teatre-teatralnyi-roman-2... яки
https://www.youtube.com/watch?v=8qNy_jaUND0&feature=youtu.be
Премяне тапшыру тантанасы 2021 елның гыйнварында Мәскәүдә үтәчәк.