Әлмәттә Камал театры гастрольләре ачылды
Сишәмбе 20.04.2021
Кичә, 19 апрельдә, "Сүнгән йолдызлар" спектакле белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион Әлмәт гастрольләре ачылды. Сәхнәдән сәламләү сүзе белән Камал театры директоры Илфир Якупов, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм ТР Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Эльмира Хәсәнова чыгыш ясады.Бүген Әлмәттә гастрольләр Айдар Җаббаровның "Хуш, авылым" спектакле белән дәвам итә.