Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фикере буенча, нәкъ менә "Миркәй белән Айсылу" спектакле белән милли классиканы гәүдәләндерү принциплары барлыкка килә, сәнгать стиле формалашу һәм татар сәхнәсе реформаторы Марсель Сәлимҗановның триумфаль карьерасы башлана.
“Ярты гасыр вакыттан соң пьесага замандашыбыз, яшь режиссер Илгиз Зәйниев алынды. Әлеге әсәрне ул көнкүреш һәм тарихи аныклауга урын булмаган шигъри театр алымнары кулланып чишә һәм метафораларга, серләргә бай хыялый дөнья тәкъдим итә. Зәйниевнең спектакле - рухи бушлык һәм усаллык дөньясында һәлакәткә дучар ителгән яшьлек фаҗигасе турында”, - дип билгеләде Нияз Игъламов.
Фотогалерея