Кадерле тамашачылар! 1-11 май көннәрендә театрның яңа бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар уза.
Кадерле тамашачылар!
1-11 май көннәрендә театрның яңа бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар уза.
1-8 майда, яңа бинаның Камера залында Россия һәм Татарстанның легендар фильмнары, шулай ук, Камал театры спектакльләренең видеоязмалары күрсәтеләчәк. Проект "Мосфильм", "Ленфильм" һәм "Татаркино" киностудияләре белән берлектә гамәлгә ашырыла.
6 майда, яңа бинаның көнчыгыш залында Данияр Соколов җитәкчелегендәге театр оркестрының "Җиңү музыкасы" концерты була. Программада симфоник музыка һәм Бөек Ватан сугышына багышланган җырлар урын ала. Алмаз Монасыйповның «Муса Җәлил» симфония-поэмасы, Фасил Әхмәтовның Бөек Ватан сугышында катнашкан, күренекле татар композиторы Фәрит Яруллин истәлегенә симфоник поэмасы яңгыраячак.
Концерт кысаларында оркестр тарафыннан Казанда беренче тапкыр Сергей Прокофьевның Бөек Ватан сугышы вакытында язылган «1941» сюитасы башкарылачак.
8-11 майда, яңа бинаның зур залында Фәрит Бикчәнтәев куелышында Әсхәт Мирзаһитов драмасы буенча "Аналар улларын көтәләр" спектакленең премьерасы.
Вакыйга 9 Май алдыннан шартсыз капитуляция турында игълан ителгәннән соң утыз ел узгач бара. Әмма күпме вакыт үтсә дә, сугыш кайтавазы геройларның күңелләрендә һаман да ачык яңгырый, үткәннәр яңадан терелә, әниләр һаман да улларын көтәләр, чөнки алар күңелендә - мәхәббәт, өмет һәм хәтер һаман да яши.…
Төп рольләрдә - труппаның өлкән буын артистлары, аларның кайберләре Җиңүнең хәзерге юбилееннан нибары биш елга гына яшьрәк. Спектакль гомуми халык хәтеренең гәүдәләнеше сыман, ул чор һәм аның кешеләренә кул белән эшләнмәгән монументка тиң!
9 май. "Җиңүгә 80 ел" күргәзмәсен ачу. Яңа бинаның фойесында узачак.