2020 елның 8-17 июнендә Казанда VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форум-фестивале узды. Пандемия белән бәйле чикләүләр булу сәбәпле, Форум онлайн форматта үтте һәм Россия театр фестивальләре хәрәкәтендә генә түгел, халыкара театраль белем бирү өлкәсендә уникаль вакыйга булды. Форумга Россиянең 33 регионыннан һәм БДБ илләреннән 700гә якын кеше теркәлде. 9 көндә 9 юнәлеш буенча онлайн-дәресләр узды. Шуларның берсе, режиссёр, педагог, Дель Валье Университеты Театр Сәнгате кафедрасы профессоры «Laboratorio Escénico Univalle» эксперименталь театр төркеме җитәкчесе Алехандр Гонсалес Пуче (Колумбия) һәм Философия, әдәбият һәм гуманитар фәннәр факультетының көнчыгыш филология кафедрасы русистика бүлеге профессоры Елена Васина (Бразилия, Россия) җитәкчелегендәге "Актерлык-режиссерлык курсы" булды.
Актерлык-режиссерлык остаханәсе җитәкчеләре һәм катнашучылары онлайн-спектакль куюны максат итеп куйганнар иде. Виртуаль театрга Ф.Достоевскийның эпистоляр жанрда язылган "Тугыз хатка сыйган роман" әсәре сайланды.
Онлайн режимда эшләү һәм репетицияләр үткәрү мөмкинме? Онлайн спектакль тамашачыда нинди хисләр уята ала? - шушы һәм күп кенә сорауларга А.-Г. Пуче остаханәсе артистлары һәм режиссерлары җавап бирә ала.
"Режиссерлык - актерлык курсы" лаборатория эшчәнлегенең соңгы көнендә 15 июньдә, онлайн-спектакльнең эскизы тәкъдим ителде. Тик "Нәүрүз" тәмамлангач та эш дәвам итте. Һәм, менә, ниһаять, Премьера!
Достоевский үзе әйтеп калдырганча, әлеге әсәр 1845 елда Н.Некрасовның "Зубоскал" юмористик альманахы өчен бер төн эчендә язылган, тик цензураны узмау сабәпле, 1 елдан соң гына дөнья күрә. Нигә цензура чикләүләре булганлыгы, әсәрдәге геройларның үзара мөнәсәбәтләре хакында, түбәндәге сылтама аша үтеп, онлайн-спектакльне караганнан соң белә аласыз.
Спектакльне дөньяга чыгаручы команда - Колумбия, Бразилия һәм Россия сәнгать әһелләре (Абакан, Омск, Урай, Түбән Новгород, Владикавказ, Мензелинск).
Сез сәхнә варианты булмаган, Федор Михайловичның күпләргә таныш түгел әсәре буенча куелган онлайн-спектакльнең тәүге тамашачылары булачаксыз!
Туры эфир Камал театрының рәсми аккаунтларында ВКонтакте һәм Ютуб битләрендә үтәчәк.
Башлана 19.00 сәгатьтә 7 декабрьдә (Мәскәү вакыты буенча).
Тамаша залына керү өчен өченче звонокны көтеп торырга кирәк булмаячак, тик шулай да, соңа калмагыз!
Шулай итеп...
Бер — онлайн-белем! Ике — онлайн-режиссер! Өч — онлайн-актер! Дүрт — онлайн-күзаллау! Биш — онлайн-күрү! Алты — онлайн-Колумбия! Җиде — онлайн-Бразилия! Сигез — онлайн-Татарстан! Тугыз — Достоевский-онлайн!
Режиссерлар — Алехандро Гонсалес Пуче (Колумбия), Ма Чэнгхонг (Кытай)
Режиссёр ассистент — Елена Васина (Бразилия).
Музыкаль бизәлеш - Виктория Сухинина (Россия)
Монтаж - Павел Шнягин (YOUTUBE-канал «Актёрлык кухнясы», Россия)
Катнашалар:
Иван Петрович - Павел Шнягин ("Сказка" Хакас милли курчак театры, Абакан)
Пётр Иванович - Егор Уланов (Омск дәүләт Академия драма театры, Омск)
Евгений Николаевич - Дамир Самерханов (С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар театры)
Анна Михайловна - Лариса Коршунова («Свободный театр», Урай)
Татьяна Петровна - Анастасия Желнина (Нижегородск Яшь тамашачылар театры Түбән Новгород)
Әсәрне укучы - Фатыйма Пагиева (В.Тхапсаев исемендәге Владикавказ)