Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Наилә Ваһапова "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде

Сишәмбе 16.11.2021

Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен театр тегүчесе Наилә Ваһапова "Фидакарь хезмәте өчен"медале белән бүләкләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге карарга 2021 елның 6 ноябрендә имза куйган. Наилә ханымның уңышлары белән горурланабыз һәм чын күңелдән котлыйбыз!
Наилә Васил кызы театрда 1986 елдан бирле эшли. Быел "Тантана" премиясендә Салават Фәтхетдинов аны Ш.З. Закиров исемендәге махсус премия белән бүләкләгән иде. "Ватаным Татарстан"газетасына биргән интервьюсы аша Наилә Ваһапова белән якыннанрак таныша аласыз.

Театрга очраклы килеп эләкмәгән булсагыз, кем булып эшләр идегез?
1985 ел иде ул, әле Камал театрының хәзерге Тинчурин театры бинасында «яшәгән» чаклары. Бер елдан камаллылар яңа бинага күченде һәм мин тегүчеләр цехында эшли башладым. Башта җыештыручы идем, тегүче штаты юк иде әле. Ул чорларга уйларымда бик еш әйләнеп кайтам, цех җитәкчесе Роза апа Байбикованы рәхмәт хисләре белән искә алам. Ул мине бик күп нәрсәгә өйрәтте. Кулың гел эшле булсын, нинди яңа әйбер күрәсең, серенә төшенергә тырыш, дип әйтә иде. Роза апа калфаклар тегәргә дә өйрәтте. Юраганы юш килде, кулымның эшсез торганы юк. Хәер, бәхет шул бит инде ул. Театр булмаса, кем булыр идемме? Белмим, мин үземне театрдан башка күз алдына да китерә алмыйм.

Тегү – сәнгатьме?
Тегү – cәнгать. Ләкин аңа бөтен кеше дә игътибар итми. Костюмны теләсә кем тегә ала, диләр. Алай димәс идем. Сәхнә киемнәре – иҗат җимешләре алар. Һәрхәлдә театр директоры Шамил Закиров күңелгә шул фикерне сеңдерде. Аңа үз борчуларың белән керәсең, ә ул тынычландыра торган сүзләрне таба белә иде. Еш кына, алдыңа кара да, эшеңне эшлә, кеше сүзләренә исең китмәсен, дип әйтә иде. Сөяксез тел ни әйтмәс, ә минем күңелем тиз тула…

«Тантана»да җырчы Салават Фәтхетдинов кулыннан Шамил Закиров исемендәге премияне алганда, сезнең күзләр яшьле иде…
Шамил абый исемендәге премия булганга да, Салават кулыннан алганга да күңелем тулды, ахры. Әйткәнемчә, Шамил абый бик кешелекле иде, Салаватны да күптәннән беләм. Камал театрындагы беренче концертлары, миңа ярдәм итмәссезме дип цехка кергәне истә. Сәнгать дигәннән. Театрның баш режиссеры Фарит Бикчәнтәев костюмнар буенча рәссам кирәклеген әйтте әле. Ул чакта безнең эш тә җиңел булыр иде. Дөрес, театрның рәссамнары бар, ләкин алар костюм буенча түгел. Безнең юнәлештәге рәссам ул инде бөтен җөйне күрсәтеп ясый, гомуми рәсем генә бирми. Менә гомуми күренеш булганда тегү читенрәк.

Шәхесләр белән эшләү авырмы?
Һәр артистның – үз холкы. Шәүкәт Биктимеров, Вера Минкина… Ул чор кешеләре гаҗәеп энергетикалы, кешелекле, олыны олы, кечене кече итә белүчеләр. Марсель Сәлимҗанов, мәсәлән, карап торышка кырыс, дорфа күренергә мөмкин. Сөйләшә башласаң, аннан да игътибарлырак, ярдәмчелрәк кеше юк. Ул артистларга гына түгел, театрның һәр хезмәткәренә игътибарлы иде. Аларның буыны, гомумән, икенче төрле иде шул.

Иң катлаулы костюмлы спектакль кайсы иде?
Мин театрда «Зәңгәр шәл» спектакленә костюмнар теккән вакытта эшли башладым. Үзем эшләгән дәвердә ул инде өч мәртәбә үзгәртеп тегелде. Заман белән бергә костюмнар да үзгәрә. Тема да алмашына, тукымалар да. Ә иң катлаулы костюм – «Турандык» спектакленеке. Анда үзгә дәвер, үзгә караш, бөтенләй башка чишелешләр. Иң кызыгы беләсезме нәрсә: артист, нинди генә оста булмасын, барлык спектакльдә дә катнаша алмый. Ә безнең хезмәт барлык спектакльгә дә кергән.

Тегәргә сәләтең бар икән, аны ничек үстерергә?
Катлаулы сорау бу. Чөнки теләсә нинди сәләтне мәктәп яшеннән үстерергә кирәк. Без, совет мәктәбен тәмамлаган балалар, азмы-күпме тормышка кирәкле һөнәрләрне мәктәп эскәмиясендә үзләштердек. Хәзер мәктәптә укучы да, укытучы да БДИ турында гына уйлый кебек. Без исә хезмәт дәресендә өлге әзерләргә, кисәргә, тегәргә өйрәндек, егетләр үзләренә кирәкле һөнәрләрне үзләштерделәр. Минем кулым инә-җепкә ята иде, шуңа күрә белемне дә шушы юнәлештә алдым. Әлбәттә, училищеда гомуми белем бирелә, милли киемгә исә йөрәк кушуы буенча, үзлегеңнән өйрәнеп киләсең. Миңа калфак тегү, аны сәйләннәр белән бизәү ошый. Шундый эшләрдән күңел тынычлыгы алам.

Театр нәрсәгә өйрәтте?
Бөтен нәрсәгә, хәтта кешеләргә дә күңел күзе белән карарга өйрәтте. Әмма өйрәнеп бетмәгән нәрсәләр дә бар. Әйтик, сәхнә артында мин сөйләшкәндә үземне бик иркен хис итәм. Кешене яклап чыгыш ясый алам, үз фикеремне курыкмыйча әйтәм. Ә сәхнәгә чыктыммы, җебим дә төшәм.
Миңа быел 60 яшь тулды. Җитәкчеләр котлады, Илфир Якупов «Тантана»га чакыру кәгазе бирде. «Наилә апа, син анда килергә тиеш», – диде, бүтән бернәрсә дә аңлатып тормады. Ул ике кешегә исәпләнгән иде. Ирем эштә, кызым бала карый, үзем генә барырга туры килде. Минем иң хөрмәт иткән кешем исемендәге премия һәм аны миңа иң яраткан җырчым тапшырды… Минем бит ул кадәр акчаны берьюлы алып караган да юк…

Тормышта сез оптимистмы?
Оптимист ук түгелдер мин. Әмма бер нәрсәгә инандым: тормыш күтәрә алган кадәр генә авырлыкны бирә. Авырлыклар булмады түгел, булды. Барысы да үтүчән… Шөкер итеп яшәргә кирәк.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!