Фестивальнең матбугат үзәгендә халыкара театр җәмгыяте вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте. Чарада Валериан Гуни исемендәге дәүләт профессиональ театры һәм Регион театрларының Поти халыкара театр фестивале (Грузия) директоры Тенгиз Хухия, рус әдәбияты тәрҗемәчесе (проза һәм драматургия), театраль проектлар кураторы, Варшавада (Польша) Адам Мицкевич Институты хезмәткәре Агнешка Пиотровска, Ибсен Интернешнл проекты (Италия) менеджеры Фабрицио Массини, Ибсен Интернешнлның (Норвегия) сәнгать җитәкчесе Ингер Буресунд, Ибсен Интернешнлның (Норвегия) генераль директоры Гри Вай, «Иоан Славичи» Классик театры (Румыния) директоры Богдан Костя.
Кунаклар “Нәүрүз” кысаларында үтүче шоукейска килде. Шоукейста спектакльләр күрсәтелә, фикер алышулар үтә, яңа мөнәсәбәтләр булдырыла, төрле фестивальләргә чакырылу мөмкинлеге туа. Оештыручылар әйтүенчә, мондый эш форматы халыкара театр җәмгыятен татар милли театры белән таныштыру максатыннан булдырыла.
Италиядән килгән кунак Фабрицио Массини Ибсен Интернешнл халыкара проекты кысаларында туган “Килмешәк” спектакле хакындагы истәлекләре белән бүлеште.
Аның сүзләре буенча, спектакльнең нигезен, 40 илдән килгән әсәрләр арасыннан сайлап алынган 8 эшнең берсе булган, кызыклы пьеса тәшкил итә. Сайлап алу турында Норвегия, АКШ, Кытыйдан пьесалар булган.
«Килмешәк»не эшләгәндә мин татар халкы, аның мәдәнияте, тарихы турында күп әйберләр белдем. Әлеге пьеса буенча куелган спектакль Индия, Кытай, Венгриядә күрсәтелде, – дип сөйләде проектлар менеджеры. – Бу минем өчен могҗиза булды, димәк, без сайлап алганда ялгышмаганбыз».
«Без татар театры белән уртак проект булдыру өстендә эшлибез, - диде Тенгиз Хухия. – Камал театрын фестивальгә чакырырга телибез һәм грузин театры да “Нәүрүз”дә катнашыр дип өметләнәбез».
«Польша театр дөньясында минем Казанга баруым зур кызыксыну уятты. Мин бу хакта үземнең фейзбук сәхифәмдә бүлешкән идем, - дип сөйләде Польшадан килгән кунак Агнешка Пиотровска. – Безнең мәдәни өлкә яңа проектларга ачык, без уртак эшчәнлек хакындагы сөйләшүгә әзер».
Чарада Дагестан, Тыва, Хакасия театрлары вәкилләре уртак проектлар эшләү тәкъдимнәре белән чыгыш ясады.
«Иң башта без “Нәүрүз”не Россия фестивальләренә үтү башлангычы буларак үстергән идек. Күп кенә театрлар “Нәүрүз” ярдәмендә илнең иң зур фестивальләрендә катнаша алды, - дип сөйләде фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов. – Европадан килгән коллегаларыбыз уртак пректлар тәкъдим итәргә мөмкин, бәлки бергә нәрсәдер эшләрбез дә».
Аның сүзләре буенча, бүгенге көндә бөтен мәдәниятләрне белеп бетерү мөмкин түгел, тик һәр мәдәният үзенең мәдәни төрлелеген, үзенчәлеген югалтмаска тырыша. «Үз йөзеңне югалтмау бик мөһим”, -диде Нияз Игъламов.
Хөрмәтле журналистлар!
Nottara румын театры белән матбугат конференциясе вакыты үзгәрүенә игътибр итүегезне сорыйбыз.
Конференция иртәгә, 7 июньдә 10.00 сәгатьтә
17.00 тәнкыйтьчеләр белән фестиваль нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл үтә.
Чаралар “Нәүрүз” фестиваленең матбугат үзәгендә була.
Фотогалерея