"Кышкы тылсым" яңа ел квесты
Дүшәмбе 25.12.2023
"Шәрык клубы" интерактив мультимедия комплексында "Кышкы тылсым" Яңа ел квесты старт алды.
"Шәрык клубы" командасы һәм Камал театры артистлары яшь тамашачыларны әти-әниләре белем бергә кунакка көтә! Программада кызыклы биремнәр, уеннар, аквагрим, викториналар һәм мастер-класслар бар. Ярышлардан һәм бәйгеләрдән соң балалар бәйрәмнең иң төп кунагы - Кыш бабай белән очрашачак!
Квестлар 7 гыйнварга кадәр дәвам итә.