Камал театры интернет-кибетендә ике яңа китап пәйда булды: "Сценография татарского театра" һәм "Вызов разуму". Китаплардан тыш, интернет кибеттә футболкалар, телефон өчен тышлыклар, спектакльләрнең лицензияле видеоязмаларын, аудиоматериаллар һәм башка әйберләр алырга мөмкин. Барлык товарлар белән театр сайтында таныша аласыз.
Рауза Солтанованың "Сценография татарского театра" монографиясе ватан театр сәнгате белеме өчен эшләнгән, этапларга бүленгән (төп этаплар ХХ йөз башы, ХХI гасыр) күләмле фәнни эш. Әлеге китапта, милли мәдәнияттә генә түгел, бөтенроссия театр мәдәниятендә мөһим урын алып торган татар театрының театраль-декорацион сәнгать үсеше баскычлары яктыртыла.
"Вызов разуму (Время менять мышление)" китабы - 2020 елның 15-17 июненьдә Камал театрының VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү онлайн-фестиваль-форумы кысаларында үткән Театраль тренингларның яңа юнәлешләре хакындагы "Вызов разуму" Халыкара фәнни онлайн-конференциясенә багышлана.
Китапларның бәясе - 1000 һәм 700 сум. Онлайн-заказны театр сайты аша ясарга мөмкин.