Top.Mail.Ru
билеты
поиск
Ошибка

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий.

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

5 элементов
cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

Итого к оплате: 1600 ₽

перейти к оформлению
Восстановление пароля

Для восстановления пароля введите свой e-mail

Ошибка

2019 елның 1-8 июнендә Казанда Төрки халыкларының XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә. Быел фестиваль Башкорт театр сәнгатенә багышлана. Фестивальдә Башкортстаннан барлыгы 6 театр катнаша: М.Гафури исемендәге академия драма театры, Салават башкорт дәүләт театры, Башкорт дәүләт курчак театры, Уфа “Нур” татар дәүләт театры, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе һәм М.Кәрим исемендәге яшьләр милли театры.

2 июнь 18.00 сәгатьтә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының Г.Яхина әсәре буенча режиссер А.Әбүшахманов сәхнәләштергән «Зөләйха күзләрен ача» спектакле. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә күрсәтелә. ...1930 елның кышы. Крестьянка Зөләйханы башка йөзләгән кешеләр белән бергә, вагонга утыртып, Себергә каторгага җибәрәләр. Кара крестьяннар һәм ленинград зыялылары, мөселманнар һәм христаннар, мәҗүсиләр һәм динсезләр, руслар, башкортлар, татарлар, грузиннар, немецлар, чуашлар – барысы бергә Ангара елгасы буенда очрашып, көн дә яшәүгә хокук даулыйлар...

3 июнь 12.00 сәгатьтә Башкорт дәүләт курчак театрының Владимир Аношкин әсәре буенча режиссер Альберт Имаметдинов сәхнәләштергән «Мостай Кәрим. Якындагы офык» драмасы. “Әкият” татар дәүләт курчак театрының Зур залында күрсәтелә. Без Мостай Кәрим турында күп беләбез кебек иде! Аның хакында бихисап китаплар, мәкаләләр, истәлекләр язылган… Тик вакыт үткән саен әдипнең шәхесе серлерәк, шигырьләре, прозасы, пьесалары мәгънәлерәк була бара. Бәлки әлеге табышмакны чишү өчен авторның биографиясенә поэма итеп карарга кирәктер? Поэмадагы теге яки бу юлның килеп чыгышын ачыкларга? Шул юлларда – тормыш вакыйгалары. Нәкъ менә Мостай Кәримнең «Офыклар якын иде» шигыре безне әдип үзе билгеләгән юл буйлап алып бара...  

4 июнь 15.00 сәгатьтә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Р.Шиммельпфенниг әсәре буенча режиссер Б.Ибраһимов сәхнәләштергән “Үткәннән килгән ханым” спектакле. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә күрсәтелә. «Көннәрдән-бер көнне ишеккә шалтыраталар һәм анда яшәүче ир белән хатынның, улларының тормышлары чәлпәрәмә килә. Юка гына ишек артына яшерелгән гадәти тормышлары күптән инде бертөрле, тыныч һәм күңелсез, һәрнәрсә планлаштырылган, пунктлап язылган. Иртәгә бу гаиләдә зур вакыйга көтелә: киләчәк тормышка күченү. Шуңа да сәхнәдә бик күп кәгазь тартмалар һәм тартмачыклар. Алардан яңа хыяллар, яңа уйлар белән тулы иртәгәге көнгә кадәр сузылырлык күпер төзеп булыр иде. Болар бар да иртәгә. Ә бүген Франкның ишегенә кара күлмәк өстеннән кызыл пальто кигән бик зәвыклы хатын шалтыратты: «Мин монда үз вәгъдәмне үтәргә һәм синекен дә исеңә төшерергә дип килдем», - диде ул. Вакыйгалар әкияттәге кебек башлана – вәгъдә ителгән әйбер артыннан иртәме-соңмы кем дә булса барыбер киләчәк».

4 июнь 18.00 сәгатьтә Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең М.Кәрим әсәре буенча режиссер А.Федоров сәхнәләштергән «Өстаган» спектакле. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә күрсәтелә. «Өстаган» - башкорт драматургиясе аксакалы Мостай Кәрим повестенә нигезләнеп, Стәрлетамак дәүләт театраль-концерт берләшмәсенең Башкорт драма театрында Мәскәү режиссеры Антон Федоров үзе инсценировка ясап сәхнәләштергән зур спектакль. Спектакльдә мәшһүр язучы драматург, халык шагыйре язган әсәрнең бөтен матурлыгы, мәгънәсе һәм авторның, дуслык, ышаныч, изгелекнең теләсә-нинди киртәләрне җиңеп чыгарга сәләтле булуы хакындагы тирән фәлсәфәсе тулысынча ачыла. Чын дуслык, татулык, максатчанлык һәм шул максатка ирешүгә омтылу турындагы әлеге спектакль башкорт театры тамашачылары өчен зур вакыйга һәм ачыш булды. 

5 июнь 15.00 сәгатьтә Салават башкорт дәүләт драма театрының А.Островский әсәре буенча режиссер А.Федоров сәхнәләштергән «Глумов» спектакле. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә күрсәтелә. Спектакль 2017-2018 еллар сезонында Россиянең «Алтын битлек» милли театраль премиясенең лонг-битенә кертелде.

5 июнь 18.00 сәгатьтә М.Кәрим исемендәге яшьләр милли театрының А.Камю әсәре буенча режиссер А.Җиһаншин сәхнәләштергән «Калигула» спектакле. Казан яшь тамашачылар театрыныда күрсәтелә. «Калигула» – Альбер Камюның бөтен дөньяны дулкынландырган танылган пьесасы. Хакимлек һәм ялгызлык трагедиясе, ирек һәм коллык арасында сайлау, көтелмәгән эмоциялар ташкыны. Һәм бөек хаким үз-үзенә биргән, Шекспирны борчыган мәңгелек сорау – «Булыргамы, булмаскамы?». Һәм җавап – «булмаска». Чөнки Калигула өчен үз гомере берни тормый. Тирә-яктагы вакыйгалар: уен - абсурд. Бу уйланырга сәбәп түгелме? 

   ***

"Нәүрүз"нең төп максаты - Россия Федерациясе һәм аннан тыш яшәүче төрки халыкларының мәдәни һәм рухи бәйләнешләрен ныгыту. Беренче тапкыр "Нәүрүз" фестивале 1989 елда СССРның Театр эшлеклеләре берлеге карары буенча Алма-Атада уза. СССР таркалганнан соң, ел саен уздырыла торган фестиваль 5 ел үткәрелми. "Нәүрүз" фестивале 1998 елда Татарстан Республикасы инициативасы буенча янәдән тергезелә. Хәзерге вакытта фестиваль Татарстанның башкаласы Казанда ике елга бер тапкыр уздырыла. 2010 елдан Фестиваль эгидасы астында "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы эшли. Әлеге форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр сәнгате белгечлеге һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджмент буенча мастер-класслар һәм семинарлар үткәрелә.

Фотогалерея

Продолжая пользоваться сайтом, вы соглашаетесь с условиями политики конфиденциальности.