Бүген Питрәч районы Күн авылында Камал театры актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизовның кеберенә таш кую мәрәсиме булды.
Тантанага Айдар Хафизовның хәләл җефете Фәридә ханым, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев, Айдар Хафизовның шәкерте Гүзәл Шакирова, Камал театры актерлары, мәрхүмнең кияү-кызлары, оныклары һәм авылдашлары җыелган иде.
Чараны Күн авылының Габдулла хәзрәте Коръәннән аять-сүрәләр уку белән башлап җибәрде.
«Сөй гомерне, сөй халкыңны, сөй халкыңның дөньясын дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Бу юллар Айдар Садриевичка атап язылган шикелле. Хезмәтеңне, иҗатыңны халыкка багышласаң, үзең дә халык тарафыннан сөелерсең, мәхәббәтен казанырсың. Безнең Айдар абыйга рәхмәтебез чиксез, ул татар театрын, мәдәниятен, телен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән шәхес. Инде 2 ел рәттән үткәрелә торган театр атналыгы, мәктәптәге чаралар Айдар Хафизов истәлегенә багышлап үткәрелә», - диде Питрәч районы башлыгы Илхам Кашапов.
«Ул төрле пландагы рольләрне уйный торган актер иде. «Арбалы хатыннар» спектаклендә аның роле зур да, уңай да түгел, әмма сәхнәдән кереп киткәндә аңа кул чаба иделәр. Аның табигыйлыгы, уйнамаганы, артист булганы өчен кул чабалар иде», – дип искә алды Равил Шәрәфиев.
Тормышта булган вакыйгалар, истәлекләр белән Фәридә ханым да уртаклашты. «Ул хәләл сүзен ярата иде. Мин аның хәләл хатыны булганмындыр», – дигәннән соң, аның тавышы нечкәрде, күзләренә яшь килде.
Таш кую мәрасиме Айдар Хафизовның каберенә чәчәкләр кую белән төгәлләнде.
"Татар-информ", Камилә Билалова
Фотогалерея