Татарстанның "Хәзинә" Милли сәнгать галереясында үзенчәлекле күргәзмә ачыла. Проектка экспонатларны Г. Камал исемендәге Академия театры, Качалов исемендәге Дәүләт театры, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Татарстанның Милли музее, Н.Җиһанов фатир-музее, Казан Федераль университетының фәнни китапханәсе тапшырды.
Татарстанның "Хәзинә" Милли сәнгать галереясында үзенчәлекле күргәзмә ачыла. Проектка экспонатларны Г. Камал исемендәге Академия театры, Качалов исемендәге Дәүләт театры, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Татарстанның Милли музее, Н.Җиһанов фатир-музее, Казан Федераль университетының фәнни китапханәсе тапшырды. "Җаннар дуслыгы" күргәзмәсе татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил белән совет татар композиторы, СССРның халык артисты, Татарстан композиторлар союзының беренче рәисе, Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы Нәҗип Җиһановның иҗади тандемына багышлана.
Күргәзмәдәге график әсәрләр архивтан алынган фоторәсемнәр, документлар, һәм шәхесләрнең шәхси предметлар белән баетылган. Шулай ук, күргәзмәдә "Алтынчәч", "Җәлил" операларының, Туфан Миңнуллинның "Моңлы бер җыр, Диас Вәлиевның "Билгесез көн", Риза Ишморатның " Үлмәс җыр" спектакльләрнең афишалары, декорация эскизлары урын ала.
Сезне 2 март 16.00 сәгатьтә Казан Кирмәне "Хәзинә" музей комплексында күргәзмә ачылышына көтеп калабыз.