Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Театральное Приволжье» фестиваленең регион этабында җиңү яулаган "Парковка" спектакленең язмасын карады. «Парковка» спектаклендә Казан дәүләт мәдәният институтында белем алучы Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев курсы студентлары уйный. Пьеса авторы Сөмбел Гаффарова, режиссер - Олег Кинҗәгулов. Спектакль Камал театрында ай саен сишәмбе көннәрендә күрсәтелүче #Сишәмбекөнкичбелән проектының бер өлеше булып тора.
Фестиваль финалына Татарстаннан Георгий Хугаев пьесасы буенча «Жил-был пес» балалар спектакле чыкты. Спектакльне Чаллының 61нче гимназиясеннән «РИФ» театр студиясе тәкъдим итте.
Фотогалерея