Бүген, 2 апрельдә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Leika» Республикакүләм театр фотографиясе конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурс эшләре 3 номинация буенча кабул ителде: "Актер портреты", "Спектакль күренеше" һәм "Театрның сәхнә арты". Конкурсның лауреатлары арасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры фотографлары да бар. Рифкать Якупов "Актер портреты" номинациясендә I дәрәҗәдәге һәм "Спектакльдән күренеш" номинациясендә III дәрәҗәдәге лауреат исемен яулады. Фоат Гарифуллин "Спектакльдән күренеш" номинациясендә II дәрәҗәдәге һәм "Актер портреты" номинациясендә III дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды.
Фотографларыбыз белән горурланабыз һәм чын күңелдән котлыйбыз!
Бүген, 2 апрельдә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Leika» Республикакүләм театр фотографиясе конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурс эшләре 3 номинация буенча кабул ителде: "Актер портреты", "Спектакль күренеше" һәм "Театрның сәхнә арты".
Конкурсның лауреатлары арасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры фотографлары да бар. Рифкать Якупов "Актер портреты" номинациясендә I дәрәҗәдәге һәм "Спектакльдән күренеш" номинациясендә III дәрәҗәдәге лауреат исемен яулады. Фоат Гарифуллин "Спектакльдән күренеш" номинациясендә II дәрәҗәдәге һәм "Актер портреты" номинациясендә III дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды.
Фотографларыбыз белән горурланабыз һәм чын күңелдән котлыйбыз!