Top.Mail.Ru
билеты
поиск
Ошибка

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий.

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

5 элементов
cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

Итого к оплате: 1600 ₽

перейти к оформлению
Восстановление пароля

Для восстановления пароля введите свой e-mail

Ошибка

Театр фойесында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Камал театры фотографы Рифхать Якуповның "Театр көзгесе" дигән фотокүргәзмәсе үз эшен дәвам итә. Күргәзмәдә сәхнә арты тормышы, гастрольләр, театрның әһәмиятле вакыйгалары, артистларның һәм җитәкчелекнең портретлары урын алган. 

Фотоэшләрне Камал театрына килгән вакытта карарга мөмкин. Күргәзмә 9 апрельгә кадәр эшли.

Рифхать Госман улы Якупов - журналист, фоторәссам, «Бәллүр каләм» республика конкурсы (2002) һәм Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты (2003). Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Россия Федерациясе Фоторәссамнар берлеге әгъзасы.

1967 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1968-1986 елларда «Яшь ленинчы», «Комсомолец Татарии» газеталарында, «Азат хатын» журналында фотокорреспондент булып эшли.
Р.Якупов - танылган «Тасма» фотоклубын оештыручыларның берсе (1970 еллар), Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге фотосекциясе рәисе (1974-1979), Халыкара һәм Россия фотоконкурсларында даими катнашучы. 1987 елдан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры фоторәссамы.

Экспозиция фотографиясе остасы. Татарстан һәм Кырым галимнәре тарафыннан оештырылган фольклор һәм этнографик экспедицияләрдә катнашып, казан, крым, әстерхан, себер татарлары, нижгар мишәрләре компактлы яшәгән регионнарда фотога төшерү белән шөгыльләнә. 1989 елда Р.Якупов Швеция Фоторәссамнары берлеге тарафыннан Стокгольм һәм Гетеборг шәһәрләре фотомәктәпләренә лекцияләр уку өчен чакырыла. 1990 елда Тампере (Финляндия) заманча сәнгать музее чакыруы буенча Р.Якупов «АКШ СССР белән очраша» халыкара фотопроектында катнаша. Әлеге чарада Американы дөньякүләм танылган «Магнум» агентлыгы фотографы Денни Лайон, ә СССРны – Рифхат Якупов тәкъдим итә.

Аның Финляндиядә («Курай моңнары», Тампере, 1990), Швеция –«Мирра» фотогалереясендә («Исәнме, Тбилисо!», 1991), Стокгольм этнография музеенда («Китүче авыл. Татарлар тормышыннан», 1991); Польшаның Люблин шәһәрендә («Кире кайту», 1994), Берлин китапханәсендә («Кырым. Югалтулар һәм табышлар», 1995); Австриядә Европа милли азчылыклар берлегенең 42нче конгрессы көннәрендә Пертшах-әм-Бертерзее шәһәрендә («Авыр кайту хроникасы», 1997) оештырылган; шулай ук «Кырым турында этюдлар» (Истанбул, Төркия. 1998), «Казанга 1000 ел» (Хельсинки, Финляндия. 2005); «Татарлар» (Заман сәнгате галереясе, Казан. 2011; Уфа Милли музееның Арт-галереясе. 2013; «Әстерхан татарлары мәдәниятен саклау һәм үстерү» ассоциациясе чакыруы буенча Әстерхан. 2015); «Кире кайту көндәлеге» («Хәзинә» милли сәнгать галереясе, Казан. 2013; Көнчыгыш халыклары музее, Мәскәү. 2014); «Рифхат Якупов – «Ефәк юлы» фотографы» («Әл Араби» журналы чакыруы буенча Ефәк юлы тарихы буенча халыкара конференция, Эль Кувейт. 2014) һәм башка шәхси күргәзмәләре күренекле вакыйга буларак кабул ителделәр.

Продолжая пользоваться сайтом, вы соглашаетесь с условиями политики конфиденциальности.