Без коллегаларыбыздан 114-еллык туган көнебезгә котлаулар кабул итүне дәвам итәбез.
"Безне сезнең белән 15 елга якын тирән дуслык җепләре бәйли. Казан тамашачысына без һәрвакыт иң яхшы спектакльләребезне алып килергә тырышабыз. Сезнең театр сәхнәсенда үткән гастрольләр һәрвакыт дулкынландыра, зур җаваплылык сорый. Әмма һәрвакыт безне тамашачылар да, театр да бик җылы каршы ала. Төрле елларда Камал сәхнәсендә без «Братья и сёстры», «Дядя Ваня», «Жизнь и судьба», «Московский хор», «Три сестры» спектакльләрен уйнадык һәм һәр гастрольдән җылы хисләр белән кайтып киттек. Якын арада тагын күрешербез дип өметләнәбез.
1906 елның 22 декабрендә сезнең кояшыгыз чыккан, ул элеккечә биектә балкый. Без сезгә йолдызыгызның һәрвакыт янып торуын телибез".
Лев Додин һәм барлык Малый драма театры - Европа театры.