“Нәүрүз”нең хэдлайнеры, Nottara румын театры фестивальгә спектакль алып килде. Спектакль бүген кич Камал театры сәхнәсендә тәкъдим ителә. Иртән матбугат үзәгендә конференция үтте. Конференциядә спектакльнең режиссеры Роман Феодори, тәрҗемә авторы Ралука Радулеску, хореограф Александр Андрияшкин, артистлар Щербан Гомой Виктор һәм Рареш Андрич катнашты.
«Мин үзем өчен ачыш ясадым: румын артистларына Мольерны уйнарга кирәк икән, туктамыйча уйнарга, чөнки бу аларның драматургы, ул аларга холкы ягыннан бик туры килә, - дип сөйләде Роман Феодори. – Бу, әлбәттә, алар башка авторны уйный алмый дигән сүз түгел, алар бөтен нәрсәне дә уйный ала».
Кичә Камал театрының “Тормышмы бу?..” спектаклен карганнан соң ул үзенә кызыклы тоелган артистларны билгеләп үтте, аларның румын артистлары белән күпмедер охшаш булуларын да әйтте.
«Минем өчен румын артистлары уникаль. Рус артистлары озаклап утырырга, режиссер фикереннән рухланырга мөмкин. Ахыр чиктә,артист һичьюгында, ризалашып, баш кагып булса да куячак, бу poker face булачак, тик импровизация аларга авыр бирелә, - диде режиссер. – Румын артисты башта уйламый, күп сораулар бирми… башта эшләп карый, утка да, суга да сикерә.Аның ярты соравы шундук юкка чыга. Эшләп каравы белән ул үзе үк сорауларына җавап бирә».
Режиссер әйтүенчә, аңа һәрвакыт ризалашып, “әйе” дип, торган артистлар белән эшләве рәхәт. Бу сирәк очрый торган сыйфатның ул рус артистларында да булуын тели.
«Мольер» спектакле Михаил Булгаковның «Жизнь господина де Мольера», «Кабала святош» китапларына һәм, өстәмә буларак, «Плутни Скапена», «Мнимый больной», «Тартюф», «Дон Жуан» әсәрләренә нигезләнгән вакыйга аша Мольерның катлаулы тормышын яктырта.
Төп рольне башкаручы Щербан Гомой Виктор әйтүенчә, бу - алар белгән, һәрнәрсәгә саклык белән караучы Мольер. «Без спектакльдә тормышны Мольер күргәнчә сурәтләдек», – диде артист. Артист Рареш Андрич спектальдә архиепископ һәм Тартюф ролен башкара.
Ралука Радулеску Румынияда нинди пьесалар куелуы хакында сөйләде. «Бездә Чеховны бик яраталар, ел саен аның буенча спектакльләр куялар. Шекспир еш куела һәм заман тәрҗемә әсәрләре дә бар, – диде Ралука. – Румынияда театр Россия ягына тартыла, безнең күп кенә режиссерлар һәм артистлар Россиядә укыган, рус авторларын кую традициясе дә калган».
«Без композитор белән дус эшләдек, музыкаль идеяларны бергә уйладык, пластикага яраклаштырып музыка иҗат ителде, - диде хореограф Александр Андрияшкин. – Спектакльдә берьяктан традицион театраль алымнарны да күзәтергә мөмкин, икенче яктан, безнең хулиганлыкларны, яңалыкларны да күрергә була».
Александр сүзләре буенча, драма театры артистлары белән эшләгәндә, беренче чиратта, аларның биючеләр түгел, артистлар икәнен онытмаска кирәк. Биюдә яңа алымнар – ул артистның табигатен ачуга юнәлә, биредә классик хореография белән конкуренция була алмый.
Хөрмәтле журналистлар!
17.00 сәгатьтә фестивальнең матбугат үзәгендә тәнкыйтьчеләр коллегиясе белән түгәрәк өстәл үтә.
Фотогалерея