Рөстәм Миңнеханов Наилә Гәрәеваны Дуслык ордены белән бүләкләде
Сишәмбе 27.04.2021
Бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кирмәнендә үтте. Ул Яз, Хезмәт һәм Җиңү Көненә багышланган иде.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисткасы, Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева Дуслык Ордены белән бүләкләнде.
Наилә Хәким кызын чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз!