Рөстәм Миңнеханов Камал театрының яңа бинасында төзелеш эшләре белән танышты
Чәршәмбе 10.01.2024
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камал театрының яңа бинасында - төзелеш мәйданында булды. Аның белән бергә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин да бар иде.
Исегезгә төшерәбез, объект шәһәр үзәгендә Кабан күле ярында төзелә. Бинада берничә тамаша залы, креатив-белем бирү лабораторияләре, иҗтимагый зона, шулай ук репетицияләр һәм административ хезмәткәрләр өчен бүлмәләр каралган. Рөстәм Миңнехановка төзелеш эшләренең барышы турында сөйләделәр: бинаның тимер-бетон монолит каркасын төзү, бинаның цоколь стеналарын гидроизоляцияләү, җылыту һәм башка эшләрнең барышы белән таныштырдылар.