<b>6, 7 һәм 8 ноябрьдә Галиәсгар Камал театрында зур премьера! «Яңа татар пьесасы» конкурсы җиңүчесе, яшь драматург Артур Шәйдулланың <a href="
https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/repertoire/sagynyrsyzmy-na-zakate/?lang=tat">«Сагынырсызмы?..»</a> дебют спектакле. Спектакльнең режиссеры — Фәрит Бикчәнтәев.</b><br>
Заман тамашачысын шаккаттыру кыен. Кино һәм телевидениедә көн дә күпме жанрлар тәкъдим ителә: традицион драма, комедия, мелодрамадан тыш, катастрофа, фентези, реалити һ.б. «Ә театрда нәрсә?» - диярсез. Ә Камал театрында - заманча гыйбрәтле хикәя!
Вакыйга коточкыч давыл вакытында бара. Иске автовокзал бинасына халык җыелган: яше дә, карты да, хатыннар да, ирләр дә, балалар да. Депутат, җинаятьче, пенсионер, эксклюзив товарлар дистрибьюторы... Алар барысы да бу сәер урыннан тизрәк китеп котылырга телиләр: кемнеңдер иртәгә мөһим очрашуга барасы бар, кемнеңдер самолетка билеты «яна», кемдер инде бер минут та көтә алмый - өенә кайтырга ашыга. Тик элемтә юк, рейслар туктаган, таксистлар таралган, давыл агачларны тамырлары белән йолкып ата... Юлчыларга, үзләренең хәлләре белән килешеп, язмышларын хәл итәчәк автобусны көтәргә генә кала.
</p>
<b> </b><b>
<iframe width="560" height="315" src="
https://www.youtube.com/embed/taTp8aqxOjs" frameborder="0" allowfullscreen></iframe></b>
<p>
</p>