Җәйге ял алдыннан җыелыш
Сишәмбе 29.06.2021
Бүген, 29 июньдә, җәйге яллар алдыннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында актерлар һәм хезмәткәрләр катнашында гомуми җыелыш узды. Җыелышта узган сезонга йомгак ясалды һәм киләчәк сезонның планнары билгеләнде. Театр хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һәм Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.