14 ноябрьдә СССРның халык артисты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы Шәүкәт Биктимеровны (1928-2012) искә алу кичәсе уза. Әлеге кичә күренекле актерның тууына 90 ел тулуга багышлана.
БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843) 293-03-74
Аккредитация:
pr@kamalteatr.ru, 293-83-18, 89274464542.
Артист хакында:
1928 елның 28 октябрендә Казан шәһәрендә туа, Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында үсә. 1949 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Шул ук елны армиягә алына. Театрга яңадан 1953-1954 елгы сезон башында кайта.
Биктимеров — милли театрның иң атаклы сәхнә остасы, күпкырлы иҗади шәхес, татар сәхнәсенең реалистик традицияләрен дәвам итеп, төрле характерда дистәләрчә төп образлар иҗат иткән күренекле артист. Ул иҗат иткән Әлмәндәр карт образы (1976) инде 30 елдан артык сәхнәдә милләт йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып тора.
1967 елда «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) спектаклендәге Байтимер роле өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1979 елда «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миңнуллин) спектаклендәге Әлмәндәр роле өчен РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.