14нче ноябрь - Татарстанның атказанган артисты Шамил Бариевның туган көне. Исән булса бу көннәрдә аңа 70 яшь тулган булыр иде.
14нче ноябрь - Татарстанның атказанган артисты Шамил Бариевның туган көне. Исән булса бу көннәрдә аңа 70 яшь тулган булыр иде.
Ул 1950 елның 14 ноябрендә Татарстанның Саба районы Олы Арташ Урта мәктәпне тәмамлагач, Ленинградтагы театр, музыка һәм кино институтына укырга керә. Ул көндезләрен укып, кичләрен эшли торган була. Институтны кызыл дипломга тәмамлап, Г.Камал театрында эшли башлый. Аның үзенә генә хас алымнар белән башкарган А. Островскийның “Күктән яуган акча” спектаклендә – Крутицкий, М. Байҗиевның “Кияү белән кәләш”ендә – кияү, Р.Хәмиднең “Ике сәгать – бер гомер”ендә офицер, Чыңгыз Айтматовның «Ахырзаман»ында — Ирназар һ.б. уйнаган геройларның язмышы фаҗигале булса да, тормышта ул үзе шат, җор күңелле, хисчән һәм эшчән кеше иде.
Шамил Бариев педагог буларак та театр училищесында, соңрак Казан мәдәният институтында (хәзерге Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе) укытып, яшь артистлар да тәрбияләде.
Тормыш иптәше — Гөлфия ханым Садыйкова белән – абыйлары белән Ленин исемендәге мәдәният сараена хорга йөргәндә таныша. Хәләл җефете Казандагы балалар бакчаларының берсендә музыка һәм татар телен укытты.
Кызлары Айгөл Бариева хәзерге көндә иң танылган татар җырчыларының берсе.