Халыкара театр көненә без уникаль акция әзерләдек. 27 һәм 28 мартта театрның рәсми сайтында kamalteatr.ru билетлар KAMAL промокоды буенча 70%ка кадәр ташлама белән сатылачак.
Билет алу өчен:
1. "Афиша һәм билетлар" бүлегендә үзегезгә ошаган спектакльне сайлагыз.
2. Залда аласы урыннарыгызны билгеләгез һәм "заказны рәсмиләштерергә" дигән төймәгә басыгыз.
3. Кәрҗиндә күрсәтелгән махсус урында KAMAL промокодын языгыз һәм "кулланырга" дигән төймәгә басыгыз. Спектакльгә карап, билет бәясе 10% тан 70% ка кадәр ташлама белән исәпләнәчәк.
4. Исем, фамилиягезне һәм e-mail адресыгызны теркәгез.
5. Банк картагызның мәгълүматларын кертегез һәм "түләргә" төймәсенә басыгыз.
6. Акция, "Шарык клублары"ннан тыш, Камал театрының июнь аена кадәр булачак барлык спектакльләренә кагыла һәм ике көн дәвам итә: 2022 елның 27 марты 9:00дән - 28 март 23:55кә кадәр. Ташлама белән билетларны бары тик театрның рәсми сайтында kamalteatr.ru гына сатып алырга мөмкин - акция буенча сатып алынган билетларны кире кайтарып булмый. Театр җитәкчелеге акция шартларына үзгәрешләр кертергә хокуклы.
Фотогалерея