Мәхмүт Галәү пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән Камал театрының "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" спектакле "Алтын битлек" Милли театрлар премиясенә дәгъва кыла. Камал театры Драма театрлары арасында "Алтын битлек" премиясенең 2022/23 сезонында "Зур формада" Татарстан Республикасын тәкъдим итүче бердәнбер театр.
Спектакль илнең төп премиясендә 9 номинациягә дәгъва кыла:
"Зур формадагы иң яхшы спектакль"
"Иң яхшы режиссер эше" - Фәрит Бикчәнтәев
"Иң яхшы хатын-кыз роле" - Ләйсән Гатауллина
"Иң яхшы ир-ат роле" - Фәннүр Мөхәммәтҗанов
"Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" - Люция Хәмитова
"Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле" - Илдус Габдрахманов
"Рәссам эше" - Сергей Скоморохов
"Костюмнар буенча рәссам эше" - Марина Марьянич
"Ут куючы рәссам эше" - Тарас Михалевский
Спектакльнең иҗат төркемен чын күңелдән котлыйбыз!
Якын арада спектакльне 11 НОЯБРЬДӘ карарга мөмкин
Фотогалерея