"Җанкисәккәем" - 300
Чәршәмбе 17.11.2021
Кадерле тамашачылар! Бу якшәмбедә "Җанкисәккәем" спектакле 300нче тапкыр уйнала. Туфан Миңнуллинның Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы легендар "Җанкисәккәем" спектакленең премьерасы 1995 елның 27 октябрендә булды. Әлеге музыкаль комедия менә 26 ел инде сезне нечкә лиризм, уңай энергия һәм онытылмаслык музыкаль номерлар белән сөендерә.
Безнең белән бергә түгәрәк датаны билгеләп үтәргә 21 ноябрьдә Камал театрына чакырабыз!
Сезгә бүләк буларак, ютуб-каналыбызга спектакльнең 1995 елда төшерелгән видеоязмасын урнаштырдык.
БИЛЕТ АЛЫРГА Касса: (843) 293-03-74