Татарстанның Питрәч районы Күн авылында Раушания Юкачева каберенә таш куелды. Әлеге уңайдан артистны туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары искә алды.
Раушания Юкачеваның кызы Светлана Хаметова таш куярга ярдәм итүчеләргә һәм искә алырга килүчеләргә рәхмәтен белдерде.
«Хөрмәтле Камал театры артистлары, авылдашлар сезгә бик зур рәхмәт, әнине зурлап искә алырга килгәнегез өчен. Мин әнине бик сагынам, юксынам. Камал театрының җитәкчеләренә шундый матур ташны ясатырга финанс яктан ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Ташның авторы Дмитрий Кузнецов аны нәкъ без теләгәнчә ясап бирде, рәхмәт», – диде ул.
Күн авылына Раушания Юкачеваның хезмәттәшләре, Камал театры артистлары да кайткан иде, алар үзләренең истәлекләре белән уртаклашты. Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт Раушания Юкачева белән озак еллар бергә уйнавын искә алды.
«Мондый вакыйгалар булырга тиеш, без шулай мәрхүмнәрне искә алырга тиеш. Рәхмәт сезгә, килгәнегез өчен. Без Раушания белән шактый гына бергә уйнадык, ләкин күп кеше безне шушы Күн авылының Акбае һәм Тәмлетамак мәчесе итеп хәтерлидер. Бөтен җирдә яраттылар, бөтен җирдә «Акбай абый, Тәмлетамак апа», – дип каршы алалар иде. Берни эшләп тә булмый, барыбызга да шунда китәсе, Раушаниянең урыны оҗмахта булсын», – диде ул.
Татарстанның халык артисткасы Венера Шакирова Раушания Юкачева белән якын дуслар булуын сөйләде.
«Аның тормыш юлы шулкадәр катлаулы һәм бик бәхетле булды. Ул шундый матур гаиләдә туган, әнисен үзе карап җирләде. Туганнары аны бик яратты, ул искиткеч бала үстерде, кияве белән бик дус булды. Раушания күп кырлы талант иясе генә түгел, чын кеше, безнең өчен чын дус була белде. Без аны йөрәгебездә мәңге сакларбыз, ул – татар халкының ялкынлы, матур ханымы иде, урыны җәннәт түрләрендә булсын», – диде ул.
Искә алу мәрасимен Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша алып барды. Чарада Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фердинанд Хафизов, Раушания Юкачеваның авылдашлары һәм туганнары катнашты. Күн авылы мәчете имам-хатыйбы мәрхүмә рухына дога кылды.
"Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева
Фотогалерея