Камал театры Александр Володин исемендәге «Пять вечеров» фестивален ачып җибәрде
Чәршәмбе 22.09.2021
Кичә, 21 сентябрьдә, Санкт-Петербургта Камал театры Александр Володин исемендәге "Пять вечеров" фестивален ачты. Брянцев исемендәге Театр сәхнәсендә Камаллылар Александр Володин әсәре буенча Айдар Җәббаров сәхнәләштергән "Санаулы кичләр" спектаклен уйнады. Спектакльдән соң "Современник" театрының сәнгать җитәкчесе Виктор Рыжаков камаллыларга катнашучы статуэткасын тапшырды.
Фестиваль 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальдә шулай ук Мәскәү, Краснодар һәм Пермь краеннан әйдәп баручы театрлар катнаша.
Иртәгә "Санаулы кичләр" спектакле Ярославльдә узучы Волков фестивалендә катнаша. Уңышлар телибез.