Камал театры яңартылган сайт тәкъдим итте, ул хәзер куллану өчен тагын да яктырак, динамикалы һәм уңайлырак. Бүгенге көннән башлап kamalteatr.ru адресы буенча сайтның яңа функцияләрен һәм мөмкинлекләрен бәяли аласыз.

Сайтны яңартуның төп максатларының берсе кулланучылар өчен уңайлылык тудыру. Гадиләштерелгән интерфейс сайтта кирәкле мәгълүматны берничә биктиз табарга мөмкинлек бирә.
Театр яңа бинага күчү сәбәпле дә сайтта мәгълүмат яңартылды һәм актуальләштерелде. Ресурста аның архитектурасы, дизайны һәм уникаль үзенчәлекләре турында тулы мәгълүмат бирелгән. Яңа сайтта бина буенча 3D-тур барлыкка килде: кулланучылар заллар буйлап виртуаль рәвештә йөреп чыга ала, сәхнәләрне, фойеларны һәм башка мөһим киңлекләрне күрә ала, бу театр турында спектакльгә килгәнче үк тулы күзаллау тудырырга мөмкинлек бирә. Әлеге функция спектакльләрне карарга ниятләүчеләргә һәм театр атмосферасы белән алдан танышырга теләүчеләргә аеруча ошаячак.
Сайт дизайны - 500na700 креатив агентлыгы тарафыннан тормышка ашырылды, Камал театрының яңартылган фирма стилен һәм навигация системасын да алар ясады.