Камал театры Тинчурин фестивалендә катнашачак
Җомга 27.08.2021
15-20 сентябрь көннәрендә Казанда К.Тинчурин исемендәге X заман милли драматургиясе театр фестивале уза. Фестивальдә Башкортстан, Марий-Эл, Түбән Новгород һәм Татарстан театрлары катнаша. 18 сентябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, фестиваль кысаларында, үз сәхнәсендә А.Шәйдуллин әсәре буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Сагынырсызмы?.." спектаклен күрсәтәчәк.
Кәрим Тинчурин исемендәге республика театр фестивале 1991 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән оештырылды. Фестивальдә Татарстанның барлык театрлары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән профессиональ татар театрлары катнашып килә.