Камал театры "Технологияләр" стратегик сессиясендә катнашты
Чәршәмбе 01.12.2021
27-30 ноябрьдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында "Технология"стратегик сессиясе узды. Чара Татарстанның фәнни-мәгариф комплексы аудиты кысаларында үткәрелде. Катнашучылар арасында алдынгы фәнни, белем бирү үзәкләре һәм мәдәни учреждениеләрдән иң компетентлы белгечләр бар иде.
Камал театрын театрның IT-бүлек җитәкчесе Линар Шәмсетдинов һәм маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов тәкъдим итте. 4 көнлек эш барышында социогуманитар фәннәр өлкәсендә фундаменталь, эзләнү һәм гамәли тикшеренүләрнең төп юнәлешләре каралды. Нәтиҗәдә "Шәрык клубы" интерактив мультимедиа комплексы социогуманитар блокның гомуми презентациясенә кертелде. Проектларны Президент Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм төбәк министрлары бәяләде.