Бүген, 25 июньдә, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында Дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли сораулар буенча комитеты утырышы үтте. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов "Татарстан Республикасы законы "Татарстан театрлары һәм театрларның эшчәнлеге" №43-3РТ" дигән презентация белән чыгыш ясады. Чара "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Республикасында "Кече Ватан мәдәнияте" Федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үтте.
"Кече Ватан мәдәнияте" Федераль проекты мәдәният оешмаларына ярдәм итү һәм аларның эшчәнлеген үстерүгә юнәлгән. Проект илнең мәдәни тормышында һәркемне катнаштыру, мәдәни чараларны төрләндерү, яшь талантларга өстәмә белемне киңәйтү мөмкинлеге тудыру өчен булдырылган. Проект кысаларында "Кече шәһәр театрлары" һәм "Балалар өчен театр" юнәлешләре дә тормышка ашырыла.
Фотогалерея