Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов белән очрашты.
Очрашуда мәдәният, сәнгать өлкәсендәге сораулар буенча, шулай ук, XX "Радуга" Халыкара театр фестивале хакында фикерләр алышынды. Әлеге фестиваль кысаларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 28 майда Брянцев исемендәге Яшь тамашачылар театрының Зур залында Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган "Тормышмы бу?" спектаклен тәкъдим итте. Спектакль "Алтын битлек" - 2019 Милли театр фестивалендә 6 номинациядә катнашкан иде: «Зур формадагы иң яхшы спектакль"; «Иң яхшы режиссер эше"; "Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле"; "Иң яхшы ир-ат роле"; "Рәссам эше"; "Ут буенча рассам эше".
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры - үзенең 110 елдан да озынрак тарихында Казанлыларның берничә буынын күргән, Татарстанда гына түгел, бөтен илебездә иң популяр театрларның берсе. 2000нче еллардан башлап, театр Россия буйлап гастрольләргә йөри, зур заллар җыя. Алга таба Галиәсгар Камал театры яңа биеклеккә күтәрелә - гастрольләр белән чит илләргә чыга башлый. Талантлы артистларны Испания, Венгрия, Колумбия, Эстония, Германия, Литва, Казахстан һәм Финляндия тамашачысы яратып кабул итә.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Фотогалерея