Бүген, 27 ноябрьдә, Мәскәүдә А.А.Бахрушин исемендәге театр музеенда "Заман мәдәни киңлегендә театр музее" VI Бөтенроссия семинары ачылды. Г.Камал исендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов тиздән "Шәрыкъ клубы" бинасында ачылачак театр сәнгате музеен тәкъдим итте.
Презентация вакытында Илфир Илшат улы музейның 3 катка бүленәчәге хакында сөйләде. Музейның беренче катында цифрлы сәламләү зонасы, икенче катта "Уйдырма театр", "Кече сәхнә", "Вакыт елгасы", "Сәхнә арты" зоналары булачак, ә өченче кат артистларга һәм режиссерларга багышланачак. Музей экспозициясен нигездә мультимедияле инсталляцияләр тәшкил итәчәк.