Top.Mail.Ru
билеты
поиск
Ошибка

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий.

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

5 элементов
cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

Итого к оплате: 1600 ₽

перейти к оформлению
Восстановление пароля

Для восстановления пароля введите свой e-mail

Ошибка

Бүген фестивальнең матбугат үзәгендә курчак театрлары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте. Чарада Яр Чаллы дәүләт курчак театры директоры Зөһрә Митрофанова, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры артисткасы Рүзилә Нуриева, Чуаш дәүләт курчак театры сәнгать җитәкчесе Юрий Филиппов, Алма-Ата шәһәре мәдәният Идарәсе Дәүләт курчак театры режиссеры Динә Җомабаева, Үзбәкстан дәүләт курчак театры (Ташкент) режиссеры Хотам Ахунов катнашты. Модератор буларак Уфа “Нур” татар дәүләт театрының сәнгать бүлеге җитәкчесе Динә Дәүләтшина чыгыш ясады.

Ни өчен курчак театрында эшләү кыен? Пьеса сайлаганда нинди кыенлыклар туа? Кунакларыбыз шул хакта сөйләде.

Динә Җомабаева – бүген “Әкият” театрында күрсәтелгән “Ромео һәм Джульетта” спектакленең режиссеры.

«Минем өчен, драма режиссеры буларак, курчак театрында спектакль кую зур сынау булды, – диде Динә Җомабаева. – Курчак белән эшләү, аны “терелтү” аерым һөнәри белем һәм тырышлык сорый.».

Режиссер сүзләре буенча, курчак театрында иҗат итү һәм фантазияны эшкә җигү өчен мөмкинлекләр күбрәк, чөнки биредә төрле формаларда, төрле алымнар белән эшләргә була.

«Ромео һәм Джульетта» спектакленең жанры трагедия түгел. Режиссер моны яшь тамашачыларны җәлеп итү теләге белән, пьеса нигезендәге вакыйгаларны драмага әйләндермичә генә эшләргә тырышкан.

Чуаш дәүләт курчак театрының кичә тәкъдим иткән “Ана күгәрчен” спектакле кунакларда үзенең эчтәлеге (әкият) һәм жанры (мюзикл) белән кызыксыну уятты.

Театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Филиппов әйтүенчә, милли театрда, республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә кызыксыну уята алырлык милли репертуар булырга тиеш. Әсәр сайлаган вакытта балаларны үз тарихлары һәм мәдәниятләре белән таныштыру максаты тотылуы мөһим.

«Безнең халыкларда заманчалаштырырга һәм сөйләнергә тиешле әкиятләр күп. Мюзикл жанры заман музыкасы, костюмнар белән бүгенге балаларны җәлеп итү өчен сайланды. Курчак театры драма театрларын һәм фольклор коллективларын кабатларга тиеш түгел. Безнең үз йөзебез булырга тиеш», - диде Юрий Филлипов.

Үзбәк режиссеры Хотам Ахунов үзенең туган ягында милли бәйрәм “Нәүрүз”нең ничек үтүен чагылдырган «Бахорой һәм Нәүрүз» спектаклен тәкъдим итә. Спикер Казахстаннан килгән коллегасының “курчак театрында спектакль кую, драма театрында куюга караганда кыенрак”, - дигән сүзләрен хуплады. «Курчак белән эшләгәндә бар нәрсәне үзеңә аңларга һәм шул тойгыны тамашачыга җиткерә алырга кирәк. Бу бик зур хезмәт».

Режиссер сүзләре буенча, курчак театрында эшләүнең төп үзенчәлеге шунда- беренче урында курчакларның әзерлеге, ә артистлар белән репетиция түгел.

«Безнең курчак театрында, нигездә, балалар өчен спектакльләр куела. Шулай да, соңгы арада дөньяда өлкәннәр өчен куелган курчак спектакльләренә кызыксыну арта. Без тамашачылар таләбе буенча эшләргә тырышабыз”, диде Хотам Ахунова.

Яр Чаллы курчак театры – “Нәүрүз” фестиваленең даими катнашучысы. Быел театр “Су Анасы” спектаклен алып килде.

Театр директоры Зөһрә Митрофанова режиссер Илгиз Зәйниев белән бик продуктив эшчәнлекләре хакында сөйләде. “Алтын битлек” номинанты булган “Сак-сок” спектакленә тукталды. «Курчак театры артистлары универсал – алар теләсә-кайсы театрда эшли ала», - диде Зөһрә Фаатовна.

“Әкият” курчак театры артисткасы, “Кыз һәм йолдыз” спектаклендә баш рольне башкарган Рүзилә Нуриева, әтисе каршы булуга да карамастан, театр дөньясы белән бәйле һөнәр сайлавы, театр училищесына укырга керүе хакында сөйләде.

«Мин балачактан курчак театрына гашыйк идем. Шуңа күрә, укып бетергәннән соң “Әкият” театрында эшләргә булдым. Менә 15 елдан артык үз һөнәремне яратып башкарам”, – дип сөйләде актриса.

Матбугат конференциясеннән фотосурәтләр сылтама буенча.

Хөрмәтле журналистлар!

Иртәгә, 5 июньдә 14.00 сәгатьтә, фестивальнең матбугат үзәгендә Башкортстан театрлары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе була.

Сезне көтеп калабыз!

Фотогалерея

Продолжая пользоваться сайтом, вы соглашаетесь с условиями политики конфиденциальности.