15 март 18.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең 15нче дәресе уза. Тамашачыларга "Өч сеңел" спектакленең (2006 ел) видеоязмасы күрсәтелә. Авторы - Антон Чехов, режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.
Спектакль хакында:
Режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең рус классик драматургы А.П.Чехов иҗатына беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итүе түгел. Татар тамашачысы хәтерлидер, Мәскәүдә узган “Подиум–95” фестивалендә ул сәхнәләштергән “Акчарлак” спектакле зур уңыш казанды, 1996 елда бу спектакль Германиядә узган Халыкара театр фестивалендә дә катнашты.
Хәрби гарнизон урнашкан ерак провинциаль шәһәрдә өч бертуган Ольга, Маша һәм Ирина сагышлы һәм ямансу тормыш итәләр. Шушы чиксез моңсулык хөкем сөргән мохитта уртанчы сеңел Маша белән офицер Вершининның, кече сеңел Ирина белән барон Тузенбахның мөнәсәбәтләре аларда өмет чаткылары уята. Әмма озакка түгел. Хәрби оркестр тына, полк та шәһәрдән китә. “Мәскәүгә, Мәскәүгә!” – бу сүзләр А.Чехов драмасы геройларының тормышка ашмас бер хыялы булып кала.
БИЛЕТ АЛЫРГА
КАССА: (843) 293-03-74