Нескучная классика - Наши / Күңелле классика - Безнекеләр
До начала осталось:
Нескучная классика - Наши / Күңелле классика - Безнекеләр
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Тирән кайгы

Җомга 24.12.2021

Татарстанның халык рәссамы Газиев Рәшит Хәмис улы вафат. 1981-1988 елларда Татар академия театрының баш рәссамы булып эшләде. Рәшит Хәмис улы М.Фәйзинең «Асылъяр» (1981), Т.Миңнуллинның «Монда тудык, монда үстек» (1982), «Әниләр һәм бәбиләр», М.Горький буенча «Һаваларда йолдыз», Лопе де Веганың «Мәхәббәт маҗаралары» (1984), Н.Исәнбәтнең «Портфельле кияү» (1985), А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» (1987), И.Юзеевнең «Безнең әти мировой», Р.Хәмиднең «Хушлашырга безгә иртә әле» (1991), Г.Исхакыйның «Җан Баевич» (1995), Ш.Хөсәеновнең «Әни килде» (1999), К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (2000) һ.б. спектакльләрнең декорация, костюм эскизлары авторы.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы туганнарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!