Бүген 77 яшендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Хафизов Айдар Садри улы вафат булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.

Хушлашу мәрәсиме иртәгә 12.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә.
Хафизов Айдар Садри улы 1943 елның 20 маенда Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Камал театрында эшли башлый, соңрак төрле урыннарда: 1971-1974 елларда Ленин исемендәге мәдәният сараенда — режиссер, 1974-1975 елларда Курчак театрында — администратор, 1975-1976 елларда филармониядә — нәфис сүз сөйләүче, 1976-1978 елларда Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемендәге театр) артист булып эшли. 1978 елдан — Татар академия театрында. Төрле яшьтәге һәм характердагы образлар иҗат итә.