Top.Mail.Ru
билеты
поиск
Ошибка

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий.

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

5 элементов
cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

Итого к оплате: 1600 ₽

перейти к оформлению
Восстановление пароля

Для восстановления пароля введите свой e-mail

Ошибка

Бүген 90 яшендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Хәйретдинова Рауза Котдүс кызы вафат булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын. 
Рауза Хәйретдинованы соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак.

Татарстан Республикасының театр сәнгате зур югалту кичерә. 15 ноябрьдә 91нче яшендә күренекле актриса, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рауза Котдүс кызы Хәйретдинова вафат булды.

Р.К.Хәйретдинова 1928 ел­ның 3 гыйн­ва­рын­да Татарстанның Ба­лык Бистәсе ра­йо­ны Яңа Ыр­га авы­лын­да туа. Мәктәп елларыннан ук артист булырга хыялланган кыз 1946 елда Казанга килеп Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры каршындагы театр студиясенә укырга керә. Аны 1948 елда тәмамлый һәм артистка булып иҗат юлын башлый.

Рауза Хәйретдинова бөтен тормышын театрга багышлаган искиткеч талантлы шәхес, татар театрына 60 елдан артык хезмәт иткән сирәк артистларның берсе иде.

Кабатланмас һәм үзенчәлекле табигый таланты, киң сәхнә диапазоны, хатын-кыз табигатен нечкә сиземләве һәм шулай ук үзенең шәхси сыйфатлары артисткага 120дән артык гаҗәеп тормышчан, ихлас, онытылмас образлар иҗат итәргә мөмкинлек бирде. Ә милли театр тарихында ул бигрәк тә җырчы артистка буларак музыкаль героинялары белән уелып калды. Ул иҗат иткән, театр сәхнәсенең рухи җәүһәрләре булган К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасында Мәйсәрә, «Казан сөлгесе»ндә Мөршидә; М.Фәйзинең «Галиябану» драмасында Галиябану образлары татар милләтенең рухи байлыгын һәм күңел хәзинәләрен, тормышка мәхәббәтен һәм намусын чагылдырган милли сәхнә бизәгенә әверелде. Спектакльләрнең режиссерлары, аерым актерлары алмашынды, әмма Р.Хәйретдинова әлеге рольләрнең алыштыргысыз башкаручысы булып озак еллар дәвамында сәхнә тотты.

Төрле елларда башкарылган Айсылу («Миркәй белән Айсылу» Н.Исәнбәт); Хә­ди­чә («Гү­зә­лем Әсәл», Ч.Айт­ма­тов); Гөл­би­кә — «Таң ат­кан­да» (Ш.Шаһ­га­ли); Кле­о­пат­ра — («Дошманнар» М.Горь­кий); Сәр­би — «Һиҗ­рәт», Са­ния — «Ка­чак­лар», Кә­ләм­зә — «Зи­фа» (Н.Исән­бәт); Гөл­ба­ну — «Та­тар ха­ты­ны ни­ләр күр­ми» (Г.Иб­ра­һи­мов); Рәм­зия — «Күк ка­пу­сы ачыл­са» (Х.Ва­хит); Нә­җи­бә — «Мон­да ту­дык, мон­да үс­тек (Т.Миң­нул­лин); Әкъ­ли­мә — «Ә­би­ләр­гә ни җит­ми» (Ф.Бү­лә­ков) һ.б. рольләре аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды.

Пенсиягә киткәч тә, Р.К.Хәйретдинова сайлаган һөнәренә тугры калып, өлкән артистлар тарафыннан оештырылган «Инсаният» труппасында эшләвен дәвам итте һәм республикабызның күп кенә шәһәрләренә, районнарына гастрольләр белән чыгып, талантына баш июче тамашачыларын үзенең иҗаты белән сөендерде.

Рауза Хәйретдинова хезмәттәшләренә ышанычлы, киң күңелле дус, яшь буын өчен кайгыртучан, ярдәмчел остаз иде.

Халкыбызның сөекле артисткасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рауза Хәйретдинованың якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

А.В.Песошин, И.Х.Әюпова, Р.И.Вәлиев,

Ф.Р.Бикчәнтәев, И.И.Якупов

        Артистка белән хушлашу Г.Камал театры бинасында

16 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә була

Фотогалерея

Продолжая пользоваться сайтом, вы соглашаетесь с условиями политики конфиденциальности.